Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа елны каршылап...

Яңа ел бәйрәмен һәркем сагынып көтеп ала. Чөнки ул балачакка, тылсым иленә илтә. Бүген “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче шәһәрдәшләребезнең чираттагы очрашуы булды. “Яңа елны каршылап...” дип аталган әдәби-музыкаль кичәбез уеннарга бай булды һәм җыр-моң, шигырьләр  белән үрелеп барды. Кичәбездә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Фәнүзә Сабирова үзенең иҗат җимешләрен бүләк итте.

“Кар бөртекләре”, “Кем тизрәк?”, “Түбәтәй”, “Иҗади бәйге” һәм башка уеннарда катнашып,  бүләкләр алдылар.