Центральная библиотека им. Г. Тукая

Искә төшерәм җанымны яктыртып...

  Язучылар  белән очрашып, аралашып  фикер алышып, алдагы көннәргә планнарны барлау йөзеннән «Искә төшерәм җанымны яктыртып...» әдәби-музыкаль очрашу узды. Шигърият кочагында тирбәлеп, җыр-моңнарга уралып узган очрашу  барышында җанга рухи азык алдык. Язучыларыбыз Рәсимә Нәбиуллина, Мирзанур Шәймурзин, Рәфыйк Әхмәдиев, Марс Хафизов Рушания Габбасова, Галимҗан Нәбиуллин, Васил Камалов алдагы Яңа ел ялларында нинди  чараларда катнашу мөмкинчелеге бар, кем кайда чыгыш ясаячак – шул хакта фикер алыштылар.