Центральная библиотека им. Г. Тукая

Милләт байлыгы

Татар кызы, татар егете нинди булырга тиеш?
Иң беренче чиратта, татар телен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Бигрәк тә, бүгенге көндә тәрбияле, укымышлы, ата-анага, әби-бабайга ихтирам, татарлыгыңнан оялмыйча, башыңны югары тотып, горур булу кирәк.

Бүген «Мирас» мәдәният йортында «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» муниципаль конкурсының финалы булып узды. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Милләт байлыгы» исемле күргәзмә-инсталляция оештырды. Бәйгедә катнашучылар һәм килгән кунаклар татар халкының гореф-гадәтләре, аш-су, милли киемнәре турында китапларны кызыксыну белән карадылар, кирәкле мәгълүмат алдылар һәм милли почмакта рәхәтләнеп фотосурәткә төштеләр.