Күңелемдә таулар биеклеге бар
Эзләмә син мине йолдызлардан.
Мин бит Җирдә. Мин бит җир кызы.
Табигатьнең бар моңнарын җыйган
Үз җиренең гүзәл бер кошы.
Бүген туры эфир кунагы – чын татар кызларына хас булган сабыр, тырыш, төпле фикерле Фирүзә Шәяхмәтова. Укытучы, җырчы, биюче. «Талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы була», – дип юкка гына немец язучысы Лион Фейхтвангер әйтеп калдырмагандыр.