Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матбугат үзәгендә

Хөрмәтле китап укучы дусларыбыз! Сезне "Ялкын" журналының яңа саны белән таныштырып китәсе килә.

Тышлыктан сезгә, кулларына чәчәкләр тоткан, үзе уңган, үзе сөйкемле Альбина Хәбибуллина каршы ала. Аның кызыксынулары, президент булса, ниләр үзгәртергә теләве турында Альбина белән әңгәмәдә укый аласыз.

Журналның беренче битләреннән үк сине көз һәм кыш айларына киенү трендлары турында язма каршы ала.

Шәхес сәхифәсендә сине, шулай ук, «Шаян ТВ» каналы алып баручысы Зилә Хәбибуллина, 1 миллионнан артык язылучысы булган тиктокер Рәзил, кадет мәктәбенең серләрен ачучы Арча егете Вәлиев Ильяс һәм СММ өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган Эдгар Мавлиеев турында язмалар көтә.

Сүз уңаеннан, син Пушкин картасын кулланып карадыңмы әле? Ул карта әйләнешкә кергәнгә инде ике айдан артык вакыт узган, билгеле бер нәтиҗәләр дә ясый башларга вакыттыр. Төрле театрлар администрациясе, яшүсмерләрдән бу турыда сораштыру оештырдык.

Моргенштерн турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр да инде, бу шәхес үзенең популярлык дәрәҗәсен саклый белә. Ноябрь санында аның популярлык серләре турында укып белә аласыз.

Шулай ук, бу санда быелгы Нобель премиясе нәтиҗәләре, Казанда эшләп килүче «Circle» аңлы яшьләр клубы, «Ихлас» инклюзив балалар театры студиясе турында язмалар да бар. Вокал һәм хор укытучысы Альбина Маликовадан белән исә җырчы булуның серләре турында белешерсез.

Иҗат сәхифәсенең беренче битләрен исә яраткан язучыбыз, балаларның якын дусты булган Шәүкәт Галиевның тууына 92 ел һәм Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга багышладык. Шулай ук сезне Алисә Фәрдиева белән Алия Мөхәткәримова иҗаты һәм Ильяс Фархуллин шигырьләре көтә.