Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кыш бабай бул!

НТР медиахолдингы ел саен «Кыш бабай бул!» акциясе оештыра. Әлеге акция кысаларында һәркем үзен тылсымчы итеп хис итә ала. НТРга алып килгән бүләкләрне мохтаҗ, әти-әнисез калган, физик мөмкинлекләре чикле балаларга, бер җылы сүз өмет иткән өлкәннәргә бүләк итәчәкләр.

Без, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре, «Кыш бабай бул!» акциясендә һәрвакыт бик теләп катнашабыз. Быел исә үзәк китапханәдән Кыш бабай һәм Кар кызы да килде. Милли бүлеккә кереп, телевидение хезмәткәрләрен дә читтә калдырмый, шигырьләр сөйләтеп, Кыш бабай бүләкләрен тапшырдык. Шәһәребезнең яратып укый торган «Туган як» газетасы редакциясен дә Яңа ел белән котладык.