Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш мизгелләрен актарганда

«Тормыш мизгелләрен актарганда» дип аталган әдәби-музыкаль кичә кунагы – Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Нурулла Гаптуллин исеме түбәнкамалыларның күбесенә бик таныш.

Табигать һәм нәсел чишмәләре аңа сөйкемле көләч ачык йөз, җиңел сөякле, урта буй, җегәрле, куәтле бәдән биргән. Аннан һәрвакыт энергия һәм ышаныч ургылып тора. Ул яшь чактагы кебек һәрвакыт хәрәкәттә, һаман катгый режимлы эштә, һаман төрле уй-планнар белән янып яши. Шәһәребезнең әдәбият һәм спорт өлкәләренә үзеннән зур өлеш кертә.

Укчы йолдызлыгы астында туган Нурулла әфәнденең йолдызнамәсе нәрсә турында сөйли – шигырьләреннән укып белә аласыз. Китапханәгә рәхим итегез!