Центральная библиотека им. Г. Тукая

Нур сибеп күңелләргә

Бер гомерне яшәми үтәргә дә, бер гомерне мең кат яшәргә дә була. «Яшәү – сәнгать ул. Тик кешеләр бу өлкәдә дилетантлар. Монда Рәссам булыр өчен йөрәк каныңны күп түгәргә кирәк», – дигән немец язучысы Кармен Силва.

Яшәү тәме – яраткан шөгылеңдә, мавыгуларыңда, хыялларың сукмагыннан атлауда. Үзең сызган юлдан, үз-үзеңә хыянәт итми яшәгәндә генә якты йолдыз булып янарсың. Олы җыр исә зур сер ул! Беркайчан да ачылып бетмәгән татлы сер. Менә шушы серлелек Азалия тавышы аша бик тә таныш җырга яңа яңгыраш, яңа бизәкләр өстәп таң калдыра. Кешедә ләззәтләнү, рәхмәт хисе тудыра.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күп төрле халыкара конкурс һәм фестивальләрдә җиңүче, якташыбыз, талантлы җырчы Азалия Яфясова белән «Нур сибеп күңелләргә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә Фәнис Яруллин шигърияте белән үрелеп барды.