Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чәй эчәбез бал белән

Чәй. Күңелне күтәреп җибәрүче,җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Без дә бүген  кунакларыбыз белән чәйнең төрләре ,файдасы,чәйне әзерләү серләре белән таныштык. Нургали абый Давлетшин сыздырып гармун уйнады ,ә кызларыбыз һәм егетләребез аңа кушылып ,күңел түрләренә  үтеп керә торган моңлы  җырлар  җырладылар « Яшьлегем чишмәләре» төркеме тулылана бара , менә бүгендә безгә Саитова Әлфия Нурулла кызы үзенең иҗат җимешләре- искиткеч тирән мәгънәле шигырьләре белән килеп кушылды. Кичәбез уен-көлке ,җыр, биюләр белән бик күңелле узды.