Центральная библиотека им. Г. Тукая

Вакыт арбасы

Нур Әхмәдиев иҗатын үз кочагына алган «Вакыт арбасы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә язучының иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Шигъриятенә кагылышлы кызыклы әдәби табышмаклар, викторина сораулары тамашачыны җанландырып җибәрде.

«Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары Мирзанур Шәйморзин, Инсаф Кашапов үз иҗат җимешләрен укып, көлдерделәр дә, елаттылар да, уйландырдылар да. Валентина Капкачева һәм Алсу Вәлиуллина җырлары дулкынында ял итүчеләр рәхәтләнеп биеделәр. Әлеге очрашу ял итүчеләргә рухи азык, күңелләренә җан җылысы бирде.

Шулай ук «Гомернең бер мизгеле» китап күргәзмәсенә куелган китаплардан Нур Әхмәдиевнең шигырьләре укылды. Һәр шигырен ачыклап, үз тормыш, язмыш юллары белән чагыштырып карадылар. Әңгәмә кызыклы, тирән мәгънәле узды.