Центральная библиотека им. Г. Тукая

Май канаты әзерләү

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый...

«Яшьлегем чишмәсе»нә даими йөрүче өлкәннәребез җырлар кочагында яшьлек, балачак елларын искә төшереп май канаты бәйләделәр.

Әлеге май канаты бәйләү кагыйдәләре һәм йолалары белән башкаларны да таныштырырга планлаштырдык. Яшьләр белән бергә уздырылачак әлеге өмәгә сезне дә көтәбез. Безнең игъланнарны күзәтеп барыгыз!