Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бар көчеңне җыеп алга атла!

«Сәләт» проекты кысаларында туры эфир кунагы – даими китап укучыбыз Эльвира Аскарова.

Фәнис Яруллинның тормыш кагыйдәсен ачкан юлларны сезгәдә ирештерәсе килә. Ул һәр кешенең яшәү девизы булырдай, тормыш тәҗрибәсеннән алып язган сүзләр, фикерләр: «Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек».

Карарга