Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңелемдә хисләр ташкыны

Бүген түребездә мәртәбәле, зыялы, затлы шәхес. М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни, А.Алиш исемендәге бүләкләре иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм драматург, журналист, милләт галәмендә «Безнең мирас» – тарихыбызны яшь буынга җиткерүче, зәвыклы заманча, сез һәм без яратып укый торган журналның баш мөхәррире Ләбиб әфәнде Лерон.

30 еллык тарихы булган «Безнең мирас» журналы халкыбызның, аерым шәхесләребезнең гыйбрәтле язмышын ачыклап, милләтебезнең рухи, тарихи, әдәби һәм сәнгати мирасын барлый. Ләбиб Леронның максаты – саллы һәм затлы мирасыбызны укучыларыбызга җиткерү.

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Күңелемдә хисләр ташкыны» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә шәһәребезнең мәртәбәле, күренекле кешеләре дә бар иде. Түбән Кама Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина халкыбызның горурлыгы, милләт сагында торучы шәхесне олылап, чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Шулай ук «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм Аксакаллар шурасы әгъзалары, төбәк тарихын өйрәнүче Айдар Хәмзин, Виктор Шадрин, Мансур Ганиев, танылган архитектор Фирдәвис Хановларның катнашулары чарабызны тагын да ямьләндереп, бизәп җибәрде.