Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әниемнең җылы карашы

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз.

Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән «Әниемнең җылы карашы» дип исемләнгән әдәби кунакханәдә Рәмзия Вәлиева үзенең иҗат җимешләре белән уртаклашты. Каләмдәше Мирзанур Шәйморзин үзенең яңа гына басылып чыккан «Гомер агышлары» китабыннан шигырьләрен «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәргә тәкъдим итте. Алсу һәм Илмир Хәмидуллиннарның гаилә дуэты, шәһәребезнең танылган гармунчысы Нургали Дәүләтшин һәм Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Шәрәфетдиновның чыгышлары бүгенге кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде.