Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хисләр балкышы

"Сәләт” проекты кысаларында Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә йөрүче китап укучыларының сәләтен ачу, аларны халыкка күрсәтү дәвам итә.

Бүген бездә кунакта шәһәребезнең Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Сәлахова Тамчыгөл Шамил кызы булды. Яшь булуына карамастан, Тамчыгөл үзенең сәләтле, халкыбызга хезмәт итүче милләтпәрвәр икәнен исбатлады. Яшьләргә төпле киңәшләрен бирде.

Туры эфирны карарга