Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукай – сүнмәс йолдыз

«Пушкин картасы» – Мәдәният министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Почта Банк»ның уртак проекты. Ул яшьләргә федераль бюджет хисабына музейлар, театрлар, күргәзмәләр, филармония һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә.

«Пушкин картасы»н «Госуслуги. Культура» махсус мобиль кушымтасында яки әлеге программада катнаша торган банк бүлекчәсендә ачарга мөмкин. 2021 елда моны #ПочтаБанк бүлегендә эшләргә була.

Бүген кызыклы экскурсиягә бару һәм мавыктыргыч уеннар уйнау өчен «Пушкин картасы»ннан Түбән Кама педагогия көллияте студентлары файдаланды. Булачак тәрбиячеләр «Тукай – сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән театральләштерелгән экскурсиядә бик теләп катнаштылар, Г.Тукай әсәрләре буенча квиз һәм крокодил уеннарын уйнадылар.