Центральная библиотека им. Г. Тукая

Галиҗәнап Әни...

– Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?
Әнисе бер мәлгә балаларча кызарды, йөзе балкыды, ләкин ул сүз әйтә алмады.
– Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады.

Аның сүзләре, җылы дәшүе минем соңгы шикләремне дә таратты. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Ул әнисенең йөзенә карап уйнады. Аның моңсу, кызганулы, җылы карашында әнисен ярату гына түгел, аны аңлау, юату сизелә иде кебек. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт булырга тиештер?!

Әниләр көненә багышланган «Галиҗәнап ӘНИ» исемле кичәне Әмирхан Еникиның «Матурлык» әсәре белән башлап җибәрдек. Килгән кунакларыбыз белән әсәр турында фикер алыштык һәм бүгенге очрашуны һәрвакыттагыча җыр, бию, табышмаклар белән бәйләп бардык.