Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кыш бабайның туган көне

Туган көн елга бер генә. Аны кечкенә чакта түземсезләнеп көтәсең, бераз акыл керә башлагач, әкияти балачак төсмерләре булган икәнлеген аңлыйсың. Ә инде үсеп буйга җиткәч, Кыш бабай балачакның иң гүзәл, иң самими чаткылары булып хәтердә кала.

Ә Кыш бабайның туган көне кайчан? Бу хакта беләбезме? Яңа елга шигырьләребез, җырларыбыз әзерме? Әлеге сорауларга җавапны Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре бергәләп эзләде. Әлбәттә, олысы да, кечесе дә туган көннең кайчан икәнлеген белмәсә дә, шигырьләр, җырлар көйләделәр. 2021 елның Кыш бабайдан беренче бүләкләрне алу гаять рәхәт, күңелле булды.

Кыш бабайга 2000 яшь чамасы бар, диләр. 18 ноябрьдә Великий Устюгта чып-чын салкын кыш башланганга күрә, Кыш бабайның туган көнен шушы көнгә билгеләгәннәр.