Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тәмләп хыялланыгыз!

“Тәмләп хыялланыгыз!” әдәби кунакханәсе Ләбиб Леронның 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды. Л.Лерон кечкенә яшьтәге балалар өчен нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр, әкиятләр язса, өлкәннәр өчен иҗат иткән юмористик хикәяләре, пьесалары, парчалары, мәзәкләре, уй-фикерләргә, җитди бәхәсләргә, гыйбрәтле хәл-күренешләргә бай. Мәзәкләрен тыңлап, рәхәтләнеп бер көлеп, әдәби табышмаклар аша иҗатына күз салып Рәсимә Нәбиуллина, Анастасия Усачеваның шигърият дулкыннарында җан рәхәте алып тамашачы ял итте. Ә Зоя Наумова, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар кочагында биеп сәламәтлекләрен ныгыттылар.Әдәби кунакханәдә һәркем үзенә җан, тән сихәтлеге алды.