Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган телем- иркә гөлем

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

Без бүген өлкән буын вәкилләре белән  туган телебезгә багышланган кичәбездә телебез,илебез  турында сөйләштек.  Һәрвакыттагыча мәкалләр, табышмаклар оттык , кызыклы сорауларга җаваплар таптык,  бергә җырлап ,биеп  кичәбезне күңелле итеп үткэрдек. Очрашуыбызның  азагында  бергәләшеп  “И туган тел” җырын башкардык.