Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гүзәллекнең чиге юк


Матурлык, гүзәллек ....нинди сихри, тылсымлы сүзләр, шулай бит? Ә матурлык, гүзәллек хатын - кызның үз-үзенең тотышыннан, кыяфәтеннән, матур сөйләшүеннән барлыкка килә. Кеше күңелен яулыйм дисәң, күңел серләрен ача алырлык ачкыч - ул тавышның төсмере (тембры), аның дикциясе.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Гүзәллекнең чиге юк"дип исемләнгән яшьләр гамәле белән берлектә дөрес сөйләм серләренә төшенделәр, шулай ук осталык сәгатендә дә бик теләп катнаштылар.