Центральная библиотека им. Г. Тукая

Икмәк, ипи, ипекәй...

Бүген "Мәрхәмәтлелек" тернәкләндерү үзәгендә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре "Икмәк, ипи, ипекәй..." дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр."Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы Ф.Сабированың "Куян күчтәнәче" әсәре белән башланып киткән чара әдәби табышмаклар, викторина сораулары, В.Капкачева башкаруындагы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.