Икмәк булса -җыр була
Кояшның җылы нурларын,
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә
Әрмәннәрдә – матнакаш, Кавказ халыкларында – ләвәш, Франциядә- бриош ,Һинстанда – наан, ә бездә – ипи… Әмирхан ага Еники аны «ипекәй» дип атый. Гомумән, классик әсәрләрдә әлеге ризыкка карата шулкадәрле мәдхия җырлана ки, ул заманда ипинең ни дәрәҗәдә кадерле булганын аңлыйсың. Әйе, бүген дә икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул – тормышыбыз чыганагы .Ипи – кешелек тарихында иң зур ачышларның берсе. Икмәкнең берничә мең еллык тарихы бар. Менә бүген бездә әдәби музыкаль кичәбездә икмәкнең тарихы белән таныштык. “Икмәк – һәр нәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек гыйбарәләрне искэ төшердек, Мәкальләр укыдык,табышмаклар оттык. Кичәбез һәрвакыттагыча куңелле итеп уен,җырлар белән үрелеп барды.