Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе

Бүген шәһәребезнең китапханә мөдирләре Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә булдылар. Китапханә тарихы һәм заманча бинада яңа мөмкинлекләр турында китапны алга этәрү һәм тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Альбина Бинарис кызы Галимбекова сөйләде, уку һәм күргәзмә заллары буенча экскурсия оештырып, фойеда сәнгать инсталляциясен һәм искиткеч матур күренешләрне күрсәтте.

Биредә күргәзмә мәйданнары, коворкинг һәм һәркем файдалана алырлык киңлекләр оештырылган. Шулай ук сирәк һәм борынгы китап фондларын саклау һәм реставрацияләү өчен шартлар булдырылган.

ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Фатыйх кызы Тимерҗанова китапханә эше буенча үзенең төпле киңәшләрен бирде, иң мөһим юнәлешләргә тукталды. Җитәкченең тренингы, әлбәттә инде, Түбән Кама кунаклары өчен бик зур бүләк кебек кабул ителде.