Центральная библиотека им. Г. Тукая

Матурлыкка омтыла күңел

«Сәләт» проекты кунагы Юлия Нуриева белән бергәләп бәйләү серләренә төшендек.


Бәйләү кунагыбызга җан азыгы бирә. Ул тумышы белән Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылыннан. Балачагыннан ук нәнәе әлеге шөгыльгә мәхәббәт тәрбияли, һәм ул үзе дә сизмәстән туганнарына, дус-ишләренә берсеннән-берсе искиткеч матур, җылы, күңел җылысын биреп бәйләгән башлыклар, бияләйләр, шәл-яулыклар бүләк итә башлый.

Хәзер Юлия бик нәфис, йомшак, чәшке (норка) җебеннән бәйләнгән әйберләр сатып көн күрә. Иренең бу эшендә аңа терәк һәм киңәшче булуы аеруча сөендерә. Алга таба бүгенге кунагыбызга тагын да зурдан-зур уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телибез.

Туры эфирны карарга