Көзге образ
Матурлыкка бай ул безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.
Барлык батырлыкның,
Матурлыкның
Иҗат итүчесе халык бит!
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтыла, аны булдырырга тырыша. Татар халкында: “Әтәч койрыгы белән, ир мыегы белән, хатын-кыз чәче белән матур” дигән мәкаль бар. Бүген үзәк китапханәдә хатын-кызларга искиткеч матур прическалар ясаучы, туташларга төрледән-төрле толымнар үрүче Иванова Ландыш нәфис затларыбызга көзге моңсу көннәрдә дә матур булу серләрен өйрәтте, иң матур көзге образны тудырды.