Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин дөньяны үзем иҗат итәм

Кәләпүшең-калфагың,
Энже-мәрҗәннәр чиккән,
Чиккән калфагың үзеңә
Бигрәк килешә икән.

«Сәләт» проекты кунагы Лилия Салават кызы – чын мәгънәсендә милли җанлы. Өч малай әнисе буларак өйдә дә шушы атмосфераны булдыру яклы. Улларына татарча әкиятләр укый. Буш вакытларында татар хатын-кызларының баш киеме – калфаклар тегә, чигә, милли орнаментлар белән бизи.

Күңелендә туган хисләренә тулы ирек биреп күңел дәфтәренә тезеп, шигырьләр дә яза. Иҗади эшен түшкаптырмалар, чәчкыстыргычлар ясаудан башлаган Лилия бер минутын да бушка уздырмый, вакытның кадерен белән.

«Мин дөньяны үзем иҗат итәм» дип исемләнгән туры эфирны карарга