Центральная библиотека им. Г. Тукая

Нур сибеп күңелләргә

Кеше күңелендә иҗат чаткылары кайчан кабына икән?..

Моны тәгаен гына әйтеп булмыйдыр да. Шунысы ачык: табигать кочагында үскән малай яки кызның йөрәгенә таңнарда сайраучы былбыл моңнары, тал ботагына басып кошлар сайравы, пар гашыйклар кебек серле генә сөйләшкән камышлар, бәбкә үлән шытып керфек сирпеп җир уянган күренешләр тирән эз калдыра. Кыскасы, соклана, матурлыкны күрә, гүзәллекне тоя белгән кешегә табигатьтә шигърият җитәрлек.

Бүгенге әдәби очрашуның кунагы Гөләндәм Исрафил кызы Галиева нәкъ менә авылда туып-үсеп, дөньяның бар сихрилеген күреп, күңелләре аша уздырып иҗат, сәнгать дәрьясында гизә.

Карарга