Тынгы белмәс күңел...
Мин ышанам кеше күңеленең
Ак карлардай саф булуына.
Яңа таңнар белән күңеләрдә
Киләчәккә өмет булуына.
#Сәләт проекты кунагы Түбән Кама шәhәренең сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Надежда» интернат мәктәбе Якупова Дәүрия Рәйхан кызы @dauriya_yakupova .
Күңел түрләренә үтеп керерлек шигырьләре белән уртаклашып, «Көчле рухлылар» проектында катнашып, Самарада узган форумга юллама алуын, Мәскәүдә волонтерлар юнәлеше буенча зур эшләре өчен рәхмәт хатлары алуын искә төшердек.