Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сәхнә кыюларны ярата…

Киң күңелле, искиткеч эчкерсез саф затлар була. Аларның иң асыл сыйфаты – кешеләрне ярату. Мондый затлылыкның чыганагы тормышны үз итүдә, яшәешнең иң әүвәл язмышның, гомернең иң гүзәл якларын күрә белүдә, киң күңеллелектә.

Бүгенге «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узган «Сәхнә кыюларны ярата…» дип исемләнгән очрашу кунагы – әнә шундый ләззәтләнеп, рәхәтләнеп матурлык тудыручы Данир Сабиров.

Чарада күпкырлы талант иясе яшьләр биргән сорауларга ихлас җавап биреп, пародияләр күрсәтеп, матур җыры белән тамашачыны таң калдырды.

#ДанирСабиров #КунакчылТүбәнКама #ТүбәнКама #ТукайКитапханәсе
#Азнакай #ТатарЭстрадасы #Юмор #ТатарчаЮмор #Җырчы #Пародист #Артист #Казан