Центральная библиотека им. Г. Тукая

Аулак өй

"Табигатьнең бөтен матурлыгы - хатын-кызларда" .Хатын-кыз табигатьтән  килгән әлеге гүзәллекне саклый белергә тиеш.  Рәсәй күләмендә уздырылучы әлеге акциягә кушылып матурлык, гүзәллек серләренә төшендек. Бизәнү чараларын кулланып карап, оста куллы ханымнардан дәресләр алып, белемнәрне тулыландырдык.
Бит тиресе структурасын өйрәнеп, кремнарны ничек, кайчан кулланырга – һәрберсе турында тулы мәгьлүмат алып, аулак өебездә рәхәтләнеп ял иттек.