Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел, җан җылысын биреп...

Кулларыннан гөлләр тама
Йөзендә таң нурлары...

Карарга


Кеше буш вакытын төрлечә үткәрә ала: телевизор карап, телефонда утырса, китап, газета-журналлар укып, кино-театрларга барып, кеше сокланырлык кул эшләре ясап. “Сәләт” проектының бүгенге кунагы Әлмира Мингалимова алтын куллы, тырыш, булган ханым күңел җылысын биреп төрле уенчыклар, курчаклар һәм нәниләргә киемнәр бәйли. Әлеге эшләрне күргәч, үзеңне гүя балачакка кайткан сыман хис итә башлыйсың, әкияти дөньяга чумасың. Бары тик сәнгатькә, иҗат итүгә мөкиббән кеше генә осталарча шундый үзенчәлекле курчакларга җан өрергә сәләтле. Әңгәмәбез дә аның әлеге шөгыле турында.