Центральная библиотека им. Г. Тукая

Эх, коймак, коймак, коймакларым!

Майлы коймак табада
Бик тәмле булып пешә.
Коймак исе һәммәбезне
Чәй табынына дәшә.
Күп кенә халыкларның кухнясында коймак иң яратып пешерелә торган ризыкларның берсе. Рус халкы коймакларны язын Май чабу бәйрәмендә яратып пешерсә, татар халкы Гает бәйрәмендә мәчеттән кайтучы ир-егетләрне тәмле коймаклар пешереп каршы ала.
Ә Америка Кушма Штатларында 26 сентябрьдә Коймак көне билгеләп үтелә.
Үзәк китапханәдә укучыларыбызга коймак пешерү серләре язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм "Коймак" темасына кызыклы, мавыктыргыч викторина үткәрелде. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә татлы күчтәнәчләр бирелде.