Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган тел

Синдә – шатлык җиңеллеге,
Кайгылар авырлыгы.
Ата-бабам батырлыгы,
Аналар сабырлыгы.
Синдә – күңелләр киңлеге,
Туган җирем ямьнәре.
Синдә – илем иркенлеге.
Синдә – дөнья гамьнәре.
Югалтмыйсың, туган телем,
Сине югалтканны да,
Син алып чыктың дөньяга
Синнән баш тартканны да.
Сиңа тел тидергәннең дә
Телен син ачкан идең.
Ана булып, бишегенең
Янына баскан идең.
Сиңа кырын караганның
Син күзен ачкан идең.
Рухыбыздан табылган тел,
Тагылган тел түгел син.
Тар юлларда тигәнәктәй
Сарылган тел түгел син.
Җырлау теле, елау теле
Уртак диярләр. Беләм.
Ләкин татарча елыйм мин,
Татар телендә көләм.