Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел тулы серләрем бар...

«Шигырьләрең ничек язасың?» – дип,
Кайчак миннән сорап куялар.
Ул хисләрне шигъри җанлылар бит
Йөрәкләре белән тоялар.

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Сәләт” проекты кысаларында “Күңел тулы серләрем бар” дип аталган исем астында Түбән Кама көллияте студенты, шигырьләр язучы Куляева Марианна үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты, әдәбият сөюче дусларыбызга үзенең шигырьләрен укыды.