Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чулман буендагы якты кала

Түбән Кама, ничә милләт халкы
Бертугандай синдә җыелган.
Аңлашып һәм хөрмәт белән яшәү
Һәркем күңеленә уелган.

Бүген Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 55 ел тулу уңаеннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре әдәби трамвайда шәһәрдәшләребезне Түбән Кама тарихына караган мәгълүматлар белән таныштырды, әдәби викторина үткәрде. «Сәяхәтче китап» күргәзмәсенә куелган китаплар, газета-журналлар беркемне дә битараф калдырмады. Җыр-моң, «Кама таңнары» һәм «Данко» әдәби берләшмә әгъзалары укыган шигырьләр дә һәркемнең күңеленә хуш килде.