Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлек каласы – Түбән Кама

22 сентябрьдә – Түбән Кама шәһәренең рәсми туган көне. Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре бүген «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә юл тотты. «Яшьлек каласы – Түбән Кама» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә биредә ял итүчеләр өчен шәһәребез турында викторина оештырылды, Түбән Камага багышланган җырлар яңгырады. Ә чараның иң матур мизгеле – көйләр иҗат итүче Рәфкать Урмановның чыгышы.