Центральная библиотека им. Г. Тукая

Китап дөньясында

Табигатьтә алтын көз. Гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл үзенең матурлыгы белән таң калдырса, икенче яктан, безнең өчен иң сөенечлесе – китапханәбез җанлана.

Бүген Түбән Кама педагогия көллиятеннән 1нче курс студентлары үзәк китапханә белән танышырга килде.

Тәрбияче, педагог һөнәрен сайлаган яшь кызлар, китаплар, вакытлы матбугат белән кызыксынып, бердәм уку билетын да алырга теләк белдерделәр.

Шәһәрдәшләребезне гыйлем эстәргә чакырабыз! Рәхим итегез!