Центральная библиотека им. Г. Тукая

Авылым хатирәләре

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Авылым хатирәләре" дип аталган күргәзмә оештырылды. Биредә 12нче балалар  бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлкәй Вилданованың чүпрәк һәм киездән ясалган эшләре урын алды. Авторның күңел җылысын салып эшләгән  хезмәт җимешләре беркемне дә битараф калдырмый.Хәтта урамнан үтеп йөрүчеләр дә  күргәзмәгә карап соклана.