Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча диктант

Бүген көндезге сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый алды.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күңелле һәм шатлыклы вакыйга башланган кебек бәйрәм рухы хөкем сөрә иде.

«Татарча диктант» — бик әһәмиятле акция. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк һәм файдалы.

Мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, төрле һөнәр ияләре, шулай ук өлкән буын вәкилләренең дә шушы залга үз теләкләре белән җыелып килүе безне бик куандырды. Димәк, татар теле белән кызыксынучылар бар.

Без монда халкыбызның бердәмлеген аңлар өчен дә җыелдык. Туган телне саклау дигән вакытта бу кызыксындыру чарасы гына түгел, ә татар теленә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләү дә. Халыкның шулай күп килүе безне бик шатландырды.

Текстны китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова укыды. Диктантны филологлар тикшерәчәк, һәр кеше үзенең билгесен беләчәк.