Центральная библиотека им. Г. Тукая

Адым саен бездә матурлык

Матурлыкны күрер өчен
Кирәк күңелебез күзе.
Күктә балкыган кояш та
Матур түгелме үзе?
Матурлык һәрбер адымда,
Кирәк күрә белергә.
Матур булып, бәхет тоеп
Яшисе иде бергә.

Әйе, матурлык һәр адымда. 9 сентябрь – Матурлык көне. Ә нәрсә ул матурлык?

Әлеге сорау күпләрне кызыксындыра һәм кеше гомер буе үзенчә матур булырга омтыла. Җәвит Шакиров әйтмешли, аңламассың хатын-кызны: башта каш йолкый, ә аннан янәдән ясап куя. Матурлык шундый осталыклар сорый инде. Ә минемчә, кеше эчке яктан матур булырга тиеш.

Бүген бездә кунакта «Нур» иҗат студиясе җитәкчесе – Миләүшә Кашапова.

Туры эфирны карарга