Центральная библиотека им. Г. Тукая

Минем Яшьлек урамым

Түбән Кама шәһәренең 55 еллык юбилее уңаеннан, Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә ЗАГС  каршында Яшьлек урамы бәйрәме узды. Биредә «Минем шәһәрем – минем язышым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, бәйрәм кунакларына шәһәребезнең элеккеге фотосурәтләре тупланган ретроальбом тәкъдим ителде.

55 еллык кечкенә генә тарихы булган туган шәһәребез көннән-көн үзгәрә. Әле яңа гына басу булган урыннарда биек-биек йортлар калыкты, ял итү парклары, скверлар эшләп килә.

Бәйрәмгә килгән кунаклар китап битләре аша яшьлекләренә кире кайтты. Тарихи ядкарьләр – фотографияләр тупланган альбом һәркемне кызыксындырды. Әле кайчан гына кафе булган урында инде «Ковёр» яшьләр үзәге @molodezhnk эшләп килә. Хәтерләрне барлап, «Восход» кинотеатры һәм башка истәлекле урыннарда сәяхәт кылдык.

Китап күргәзмәсе ярдәмендә шәһәребезнең урамнары аша йөреп, күренекле кешеләрен барлап, бәйрәм кунакларына кызыклы мәгълүмат бирелде.

Китапханәчеләр тарафыннан оештырылган «Без – СССР балалары» осталык сәгатендә теләгән һәр кеше октябрят та, пионер да, комсомол да була алды. Алар түшкаптырма ясатып, пионер галстугын дөрес итеп бәйләп салют бирделәр. Ә квиз уенында шәһәрдәшләребез Түбән Кама тарихыннан күп кенә яңалыклар белделәр, шәһәребез урамнарының ни өчен шулай аталуын ачыклап, кызыклы сорауларга җаваплар табарга туры килде аларга.

«Кичәге көн – тарих, иртәгәсе – табышмак, бүгенге көн – бүләк» дигән фикер белән без генә түгел, ә бәйрәмгә килгән кунаклар да килешеп, искиткеч матур, рәхәт көнне безнең белән бергә үткәреп, күтәренке кәеф, рухи азык алдылар.