Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш матур!

Соңгы елларда, кызганыч, терроризм, экстремизм дигән кара мөһерле сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чөнки алар артында үлем, кайгылы хәбәр, күз яшьләре яшеренгән.
Беслан, Казан, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә узган кайгылы вакыйгаларны искә төшерү дә җитә.

Бер гөнаһсыз никадәр яшь гомерләр арабыздан вакытсыз китте. Тарих бу вакыйгаларны хәтердән җуймас. Аны булдырмас өчен һәркем һәркайда да уяу булсын иде.

Сентябрь ае «Экстремизмга – юк!» лозунгы астында уза. Китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә әлеге вакыйгалар уңаеннан күп кенә чаралар уза. Безнең китапханәбездә сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән торган «Тормыш матур!» исеме астында күргәзмә оештырылды. Аларда җиһан сулышы, якты матур киләчәккә караш, бүгенге көн темалары тирән яктыртылган.