Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бәхет кошы кулыбызда

Киң күңелле, искиткеч эчкерсез саф затлар була. Аларның иң асыл сыйфаты – кешеләрне ярату. Мондый затлылыкның чыганагы тормышны үз итүдә, яшәешнең, иң әүвәл язмышның, гомернең иң гүзәл якларын күрә белүдә, киң күңеллелектә. Мондый кешеләрнең күңел кыллары да нәзберегрәк, ныграк тартылучан. Алар үзләре һәр күренешне нечкәләп кабул иткән кебек, башкаларның да хис-кичерешләрен сизгер тоемлый. Гадәттә, андый шәхесләр табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән тирән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә матурлык тудыралар.

Бүгенге «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Бәхет кошы кулыбызда» дип аталган әдәби-музыкаль кичә кунаклары әнә шундый ләззәтләнеп, рәхәтләнеп матурлык тудыручылар – Татарстанның атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы, музыкант Закир Шаһбан һәм өч китап авторы, тәрбияче, логопед, психолог, журналист тагын бик күп һөнәрләр иясе, ә иң мөһиме – яраткан хатын һәм иң назлы әни @gilusa__shahban Гөлүсә Шаһбан.

Үзәк китапханә тарафыннан оештырылып, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узган әлеге гаҗәеп очрашудан һәркемнең күңеле истә калырлык уңай хис-кичерешләр, якты матур тойгылар белән тулды.