Центральная библиотека им. Г. Тукая

Түбән Кама – якты матур кала

Һәр каланың үз үткәне була,
Мизгелләрдән тарих җыярлык.
Кабатланмас матур хатирәсен
Күңелләрдә саклап калырлык…
…ап-ак сакаллы, ак чалмалы башын
Терәгән дә агач көрәгенә.
Еракларга күз карашын төбәп
Хыялларын барлый йөрәгендә…

Әйе, кайчандыр япан-ялан кыр булган җирдә нинди матур, күркәм шәһәр барлыкка килгән. Яшьлекләре шушы шәһәрдә узган егет-кызларыбыз бүген инде акыл кергән мөхтәрәм өлкән буын. Күпләрегез әле хәтерли, «Мин беләм – шәһәр булачак, мин беләм – бакчалар чәчәк атачак…» дип язылган Маяковскийның шигъри юллары төзүче-романтикларыбыз тарафыннан беренчеләрдән төзелгән йорт нигезе салынганда әйтелгән. Әйе, бу юлларда хаклык бар, мең кат хаклы алар. Чөнки шәһәр гөлбакчага әйләнеп бара, чәчәк атучы алмагачлар да ел саен язгы айларда күзне иркәли. Көзләрен алмалары белән сыйлый. Парк, скверлар, ял итү урыннары, балалар белән ял итү, спорт мәйданчыклары – бары да бар.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә шәһәребезнең – 55, олы буын вәкилләре өчен «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубының 5 еллык юбилейлары уңаеннан «Түбән Кама – якты матур кала» дип исемләнгән иҗади кунакханә оештырды. Әлеге очрашу җыр-моң, шигърият һәм, әлбәттә инде, хатирәләр дулкынында узды. Аралашу клубына йөрүчеләр арасында укытучылар, тәрбиячеләр, төзүчеләр, химиклар да бар. Аларның һәрберсе дә китапханәгә йөри башлаган вакыты, истәлекләре белән бүлеште.