Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җәлилчеләр кыю атлады...

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Туган илгә мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды. Сугыш елларында татар халкы явыз дошманга каршы батырларча көрәште. Алар арасында җәлилчеләр дә бар. Бүген, 25 август көнне, аларны җәзалап үтерүгә 77 ел булды.
Муса Җәлил татар халкының намусы һәм батырлык символына әверелде. Аның исеме бөтен планетабызга мәгълүм. Ә бит ул берялгызы булмаган – үлем җәзасын ун сугышчан дусты белән иңгә-иң торып каршылаган. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, палач балтасы каршында каушап калмаган.