Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Якты чишмә"

30 октябрьдә үзәк китапханәдә нәфис әдәбия залында зур чара узды - М. Шәйхинең "Якты чишмә" китабын тәкъдим итү кичәсе. Кичәгә китапны бастырып чыгарырга ярдәм иткән язучылар, Р. Вәлиев, Ф. Сафин, чакырылган иде. Алып баручы һәм сценарий авторы - Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гыйбадуллина Г. Ш. Презентациядә шагыйрьне шәхсән белүче түбәнкамалылар катнашты, алар барысы да хатирәләре белән уртаклаштылар һәм М. Шәйхинең шигырьләрен укыдылар. Кичәне 150 кеше күзәтте.