Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тәмле һөнәр

Туры эфирны карарга

Китапханә... Аның киштәләрендә һәркемнең ихтыяҗын канәгатләндерерлек күпме китап! Әдәби әсәрләр, техника, медицина, спорт, тарих, аш-су серләре, үсемлекләр, хайваннар дөньясы һәм башка бик күп төрле мәгълүмат тупланган серләр дөньясы монда!

Әлеге серләр дөньясы сезне көтә, хөрмәтле әбүнәчеләребез. Ә менә укучыларыбызга килгәндә, алар – төрле-төрле һөнәр ияләре. Бүген сүзебез хуҗабикәләр турында.

Хужабикә! …сигез хәрефтән торган әлеге сүзгә тирән мәгънә салынган.

Хуҗабикә – ул иренә тугры хатын да, хәстәрлекле әни дә, уңган килен дә, аш-су остасы да, гаиләнең сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташы да, гомумән, мең төрле эш өчен җаваплы гүзәл зат та. Аның иңенә алда саналмаган тагын әллә күпме вазыйфалар йөкләтелгән. Бүгенге көндә шундый уңган, булган киленнәр бармы?

«Сәләт» проектының кунагы Айгөл Мөдәрис кызы белән сөйләшеп, аралашып, хөрмәтле әбүнәчеләребез, шул сорауларга җавап алдык.