Центральная библиотека им. Г. Тукая

Искиткеч матур, якты, бай, заманча китапханә

Бу араларда безнең китапханәбезгә кунаклар ешлады бит әле. Мәсәлән, кичә Италиядән булса, бүген башкалабыз Казан һәм Мөслим төбәгеннән китап сөюче дусларыбыз килде. Шунысы сөендерә: «Искиткеч матур, якты, бай, заманча китапханә», - дип әйтүләре безгә алга таба да эшләргә көч, рух, дәрт бирә.

Татарстанда бик күп кенә китапханәләр булуына карамастан, Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсенең даны, димәк, еракларга да таралган. Эшебезне күреп, бәя бирүләре, әлбәттә, йөрәкләргә шифа булды.