Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кеше һәр яктан да гүзәл булырга тиеш

Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! − дип яза үзенең «Бер үгет» шигырендә.

Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Яшьлегем чишмәләре» төркеме һәм паркта ял итүчеләр өчен «Кеше һәр яктан да гүзәл булырга тиеш» дигән темага кичә үткәрелде. Очрашу бик күңелле узды, кунакларыбыз үзләренең һәр яктан да сәләтле булуларын кабат исбатладылар.